news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Теләченең Баландыш җирлегендә үзсалым акчасына зират, юлларны тәртипкә китерәләр
Дәүләт ярдәме үзсалым суммасы 1 миллион да 245 меңне тәшкил иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

tulachi.ru
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ", Эльмира Котдусова). Үзарасалым программасы Теләченең Баландыш җирлегендә дә уңышлы эшләп килә. Агымдагы елда җирлектә 498 кешедән 249 мең сум акча җыелган, юллар, зират тәртипкә китерелгән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Дәүләт ярдәме белән әлеге сумма 1 миллион да 245 меңне тәшкил итә. Бу акчага Урта Мишә авылында зират өе эшләнгән. Баландыш авылының “Чулпан”, Урта Мишә авылының Гагарин урамнары да тәртипкә китерелгән. Әлеге эшне башкару өчен 585 мең сум чыгым тотылган.
Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендәге махсус комиссия үзарасалым акчасына башкарылган эшләр белән танышты. Эшләнгән авыл юлларының сыйфатын карады.
Җитәкчеләр Баландыш җирлегендә булган көнне Урта Мишә авылында крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлгән Илдар Сафиуллин хуҗалыгы белән танышты. Илдар әфәнденең бүген эше җайга салынган, алга таба ашлык саклау өчен склад эшләргә тели. Җитәкчеләр аңа дәүләт программаларында катнашып карарга киңәш итте.
Фәнил Гарифуллинның бүген 85 баш умартасы бар икән. 2013 елда дәүләт ярдәме белән үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән Фәнил абый хәзер аягында нык басып тора. Эшли башлаганда аның 10 баш умартасы була. “Балны сатарга урын бар, быел уңыш аз чыгу сәбәпле бал җитмәде дә”, - ди умартачы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot