news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы башлыгы беренче сыйныфка баручы 60 балага портфель бүләк итте

Быел районда 483 бала беренче сыйныфка укырга керә.

Тукай районы башлыгы беренче сыйныфка баручы 60 балага портфель бүләк итте
Алена Фазылова

(Тукай районы, 15 август, «Татар-информ», «Якты юл»). Бу көннәрдә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 57 балага мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр тапшырды.

Чарада ата-аналар, күп кенә кунаклар, иганәчеләр да катнашты. Хәбәр иткәнебезчә, быел районда 483 бала беренче сыйныфка укырга керә. Август ахырына кадәр мохтаҗ балаларга мондый ярдәм тагын күрсәтеләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot