Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президентның кадрлар резервы программасында катнашучылар Түбән Кама тәҗрибәсен өйрәнә
Алар «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан Президентының кадрлар резервы программасында катнашучылар Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Алар хакимият йортында Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән очрашты.
Сәфәр кысаларында кадрлар резервында катнашучылар «Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә, «Танеко» АҖ сәнәгать мәйданчыгында, «Нижнекамск» сәнәгать паркында, «Пионер» индустриаль паркында, «Гаилә» шәһәр паркында, Кызыл Чишмәдәге экопаркта, Әхсән Фәтхетдинов музеенда булды һәм «Безнең ишегалды»программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Түбән Каманың төрле тармак җитәкчеләре яшьләргә үз вазифалары һәм ирешелгән нәтиҗәләре турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз