news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемия вакытында Россиядә яшәүчеләр үзләре өчен яңа туристик юнәлешләр ачкан

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 11,8 проценты Краснодар крае курортларына, 10,6 проценты Кырымга, 9,6 проценты Калининградка һәм Балтыйк диңгезе курортларына беренче мәртәбә барган.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Пандемия чорында Россиядә яшәүчеләрнең 70 процентка якыны туризм өчен яңа юнәлешләр сайлаган.

OneTwoTrip сервисы тикшеренүләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашкан кешеләрнең 11,8 проценты Краснодар крае курортларына, 10,6 проценты Кырымга, 9,6 проценты Калининградка һәм Балтыйк диңгезе курортларына беренче мәртәбә барган.

Сәяхәтчеләрнең 8,7 проценты Дербентка һәм Махачкалага, Карелиягә 5, Алтайга 4,6, Санкт-Петербургка һәм аның тирә-ягына 4,3 проценты барган, дип яза «Российская газета». 

Сораштыруда катнашучыларның 3 проценты Татарстанга, 2,5 проценты Ставрополь краена 2,1 проценты Түбән Новгородка беренче тапкыр барган.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең яртысы үзләре өчен чит илләргә яңа юнәлешләр ачкан: Төркия (15 процент), Абхазия (13 процент), Танзания (12 процент), Куба (9 процент) һәм Әрмәнстан (6 процент).

Сораштыруда барлыгы 3,5 мең кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100