news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада «Яшьләр вакыты» турын оештыручылар яңа проектлар белән танышты

Визитның кульминациясе «Безнең район — киләчәк образы» проекты сессиясе булды.

Сабада «Яшьләр вакыты» турын оештыручылар яңа проектлар белән танышты
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 15 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов).Татарстанда­ 4 августтан 14-35 яшь­­лек егет-кызлар белән эшлекле темаларга аралашу, аларның иҗтимагый активлыгын күтәрү өчен «Яшьләр вакыты» туры белән маршрутка чыккан автобус йөри. Әлеге турны оештыручылар Саба рай­онында да булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Рес­пуб­ликаның яшьләр бер­ләш­мә­ләре лидерлары һәм Яшьләр эшләре ми­нистрлыгы вәкилләре районда яшәүчеләр бе­лән очрашты. «Сабантуй» спорт комплексына 150дән артык актив яшьләр килгән иде. Сүз иң элек спикерларга бирелде.

Алар очрашуда катнашучылар­ны «Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» яшьләр мар­кеты буенча сәяхәткә алып кереп киттеләр. Тук­талышлар «Әйлә­нә-ти­рәләрдәгеләргә булы­шырга яратам», «Иҗат — ул минем турында», «Үз бизнесымны үстерергә телим», «Экология турында кайгыртам», «Идея бар, ресурслар эзлим» стан­цияләрендә ясалды, аларда грантлар алу өчен га­ризалар рәс­ми­ләш­терү буенча тәкъ­димнәр бирелде.

«Ел волонтеры» номинациясендә «Россия иреклеләре-2019» конкурсы җиңүчесе Инесса Клюкина аеруча игътибар үзәгендә булды. Коляскада гы­на утыручы кыз әлеге проектны ничек тормышка ашыруы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

 Визитның кульминациясе «Безнең район — киләчәк образы» проекты сессиясе булды. Ун егет һәм кыз арасыннан үз проектын тәкъдим итүне Саба муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр парламенты рәисе Айнур Халиев башлады. Ул инде интернет аша виртуаль футбол ярышлары оештыруда шактый тәҗрибә туп­лап өлгерде. Хәзер инде киберспортны республика күләмендә үстерү, Сабада Татарстан ярышлары үт­кәрү идеясен дә ачып салды.

Татарстанда яшь­ләр һәм балаларны сә­ламәтләндерү программасына кертеп, киләсе елга проектны тормышка ашыру өчен гариза бирергә кирәк», — дип нәтиҗә ясады яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Фәридун Камолов «Yash­room» проектын тәкъ­дим итте. Төп максаты — яшьләргә төрле өстәл һәм башка файдалы, мавыктыргыч уеннар өчен махсус бүлмә булдыру, музыкаль инструментларга тарту.

 «Сез яклаган проектлар, авыл хуҗалыгы юнә­ле­шендәгеләре дә, барысы да игътибарга лаек. Алар Саба районын үстерүгә юнәлдерелгән. Сездә ачылып бетмәгән потенциал бар. Социаль әһәмиятле проектларга грантлар алу өчен конкурсларда ешрак катнашырга чакырам. Без булышырга әзер», — дип сессияне йомгаклады ми­­нистр урынбасары.

Җи­­ңүче булып яшьләр парламенты әгъзасы Алинә Вәлиева таныштырган «Яшь­ләр форумы» проекты табылды һәм аны эшләүче командага сертификат тапшырылды. Гим­назия укучысы Фә­ри­дә Галимуллинаның «Саба­да кино төне» проекты тамашачы симпатиясе призына лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100