news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта иң креатив кияү һәм кәләш ачыкланды

Пандемия 2020 елның туй сезонына үзгәрешләр кертте.

Мамадышта иң креатив кияү һәм кәләш ачыкланды
http://mamadysh-rt.ru/

 (Казан, 15 август, «Татар-информ»). Мамадыш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова Мамадыш парларының коронавирус пандемиясе чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәүләрен сөйләде. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

 Җитәкче сүзләренчә, барлык яшь парларны да битлек һәм перчаткалар кәефләрен төшермәгән. Мисал өчен, Ленар һәм Виктория ЗАГСка «Кияү» һәм «Кәләш» дип язылган битлек белән килде, ә «Ир» һәм «Хатын» дип язылган битлек киеп чыктылар.

Икенче туйда кияүнең әтисе барлык кунаклар өчен гашыйклар сурәте төшерелгән стикер белән битлек әзерләгән. Креатив карар никахлашу тантанасында катнашучыларның барысына да ошаган.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, ЗАГСта унбиштән артык кеше булмаска тиеш. Монда яшьләр бу хәлдән чыгу юлын тапкан. Бер парның дуслары урамда калган һәм яшьләрне көткән кунаклар өчен ЗАГС эченнән туры трансляция алып барган.

Икенче пар язылышу тантанасын видеога яздырган һәм кич банкет алдыннан, аны кунакларга күрсәткән.

Быел җәй яшь парлар өчен күчмә теркәү хезмәте дә тәкъдим ителә. Әмма Мамадыш районында күчмә теркәүгә ихтыяҗ зур түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100