news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы үсешенә өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Район башлыгы Анатолий Иванов хезмәт ветераннарына истәлекле билге бүләк итте.

Мамадыш районы үсешенә өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды
«Нократ»

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Мамадыш районы хезмәт ветераннарына ТАССР юбилеена дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чара «Яшьлек» скверында узды. Анда ТАССРның 100 еллыгы флагы да китерелде. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Район башлыгы Анатолий Иванов хезмәт ветераннарына истәлекле билге бүләк итте.

Мамадышта яшәүче Юлия Аполонова, Александр Якимов, Николай Шахтин, Хәят Галимова, Аркадий Пантелеевка район үсешенә зур өлеш керткән өчен Дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

«Һичшиксез, йөз ел эчендә безнең республика оста җитәкчеләр ярдәме белән яхшы якка үзгәрде. Безнең халык һәрвакыт ышанычлы тыл булды», — диде Анатолий Иванов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100