Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ"да гаеттә корбан чалу кагыйдәләре һәм нормалары турында сөйләячәкләр
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.
(Казан,15 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 16 августта, 13.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында корбан чалу кагыйдәләре һәм нормаларына багышланган матбугат очрашуы булачак.
Журналистларның сорауларына Казандагы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов һәм республика мөфтие урынбасары, “Әл-Мәрҗани" мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин җавап бирәчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз