news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итә

Приз фонды 200 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итә. Ул «Күңелгә хуш авылым» шигаре астында уза.

Бәйгедә жюри тарафыннан 10 җиңүче билгеләнәчәк. «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә — 20 мең сумлык акчалата 5 бүләк, «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә — 20 мең сумлык акчалата 5 бүләк каралган.

Шулай итеп, приз фонды 200 мең сум тәшкил итә.

Бәйгедә үз авыллары турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк. Эшләрнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камиллеге дә мөһим.

Бәйгедә катнашу өчен исем-фамилияне, телефонны һәм блог яисә постка сылтаманы bloger.tatar@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Эшләр җәй буе, 31 августка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 10 сентябрьдә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot