news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе турында указ чыгарга тиеш

Өч премия булачак. Аның һәркайсы 200әр мең сум.

Васил Шәйхразиев: Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе турында указ чыгарга тиеш
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тиздән Илһам Шакиров исемендәге грант турында указ чыгарга тиеш. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

«Без тел, милли кием, мәдәният, дин, моң, милли ризык дибез, алар барысы да безнең милләтне алга алып бара. Без Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе бирү тәкъдиме белән чыктык. Аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплады. Тиздән указ чыгарга тиеш. Татарстан күләмендә моң буенча ел саен Илһам Шакиров исемендәге бәйге уздырылачак», — диде Милли шура рәисе.

Өч премия булачак. Аның һәркайсы 200әр мең сум. «Беренче тапкыр дәүләт премиясенең берсе һөнәри осталыгы булмаган һәвәскәр җырчыга биреләчәк. Без бөтен моңлы татар халкын милләтне саклап калырга өндәячәкбез», — диде Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100