news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үлемсез полк» йөрешен сентябрьгә күчерергә планлаштыралар

Акцияне күчерү коронавирус таралу куркынычы саклану белән бәйле булырга мөмкин.

«Үлемсез полк» йөрешен сентябрьгә күчерергә планлаштыралар

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Элегрәк Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында 9 майдан 26 июльгә күчерелгән «Үлемсез полк» акциясен 2 сентябрьдә үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат чыганакларына сылтама белән «Ведомости» газетасы хәбәр итә.

Мәскәү мэриясенә якын зат һәм илнең бер төбәге җитәкчелеге белән бәйле кеше «Үлемсез полк» йөреше вакыты үгәрүе турында сөйләделәр.

Башкала мэриясенә якын булган зат сүзләренә караганда, Мәскәүдә әлеге акциягә әле әзерләнә башламаганнар. Ул аны үткәрү мөмкинлеге 2 сентябрь булыр, дип атады.

Шул ук датаны Федерация субъектларының берсе җитәкчелеге белән бәйле кеше раслады. Йөрешне күчерүнең сәбәбе итеп ул коронавирус белән булган хәлне атады.

Шул ук вакытта федераль түрә «Үлемсез полк»ның начар һава шартлары белән күчерелүенә бәйле булуын әйтә. Эссе һавада йөрештә катнашучыларга начар булырга мөмкин, дип аңлатты ул.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путин 26 майда «Үлемсез полк» маршын 26 июльдә, Россия Хәрби-диңгез флоты көнендә үткәрергә тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100