news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Исмет Эрикан: «Милли бердәмлек көне»ндә шәһит булганнарны һәрвакыт искә алачакбыз

Төркиянең Казандагы башконсуллыгында 2016 елда Төркияне яулап алу вакыйгаларына багышланган фотокүргәзмә ачылды.

Исмет Эрикан: «Милли бердәмлек көне»ндә шәһит булганнарны һәрвакыт искә алачакбыз
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина).Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында «Демократия һәм милли бердәмлек көне»нә багышланган тантаналы чара оештырылды. Баш консул Исмет Эрикан 4 ел элек булган вакыйгаларда вафат булган ватандашлар һәрвакыт искә алыначагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«15 июль көнне без Ватан өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызга рәхмәт һәм хөрмәт белдерәбез. Ул көнне 251 ватандашыбыз шәһит китте һәм меңләгән шәһәр халкы яраланды», — дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан. Чара башында ук бер минутлык тынлык булды һәм Төркиянең гимны яңгырады.

Исмет Эрикан билгеләп үткәнчә, Фетхуллах Гюлен оештырган террорчылык оешмасы (ФЕТО) һәм аның армиягә, дәүләт органнарына үтеп кергән тарафдарлары тарафыннан планлаштырылган дәүләтне яулап алу омтылышыннан 4 ел узган.

«Бу көнне мин Төркиядә булдым, ә ирем Казанда калды. Кискен борылышлар кинәт башланды. Әфган сугышында да булдым, тик Төркиядәге вакыйгалар аннан да куркынычрак иде. Минем гомердә дә шул чаклы байраклар күргәнем булмады, һәркемнең кулларында иде алар. Кайдан алганнар? Бар кеше дә ватанны шул дәрәҗәдә яратса иде», — дип сөйләде 15 июльдә Төркиядә булган вакыйгалар шаһиты Мәүлиха Нуртекин.

Шулай ук бүген башконсуллык бинасында 15 июль көненә багышланган күргәзмә ачылды. Ул эш көннәрендә 14.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү бушлай.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100