news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрикан: Изге София соборы мәчеткә әйләнгәннән соң туристлар өчен керү бушлай булачак

Төркиянең Казандагы Баш консулы әлеге бинаның дөнья тарихындагы әһәмиятен билгеләп үтте.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Изге София соборы статусын алыштыру нечкәлекләрен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиянең Казандагы башконсулыллыгында узган «Демократия һәм милли бердәмлек» көненә багышланган тантаналы чара вакытында сөйләде.

«Шуны аңларга кирәк: Изге София соборы Константинополь яулап алынганнан соң мәчеткә әйләндерелгән, аннан соң хөкүмәт карары белән музей булып эшли башлаган. Объект структурасына килгәндә, ниндидер үзгәрешләр юк. Изге София соборы тарихында зур әһәмияткә ия булуын аңлыйбыз, әлеге бинаны саклауны дәвам итәчәкбез һәм аны киләсе буыннарга тапшырачакбыз», — диде Исмет Эрикан.

Баш консул билгеләп үткәнчә, собор мәчет статусын алгач, туристлар өчен керү бушлай булачак. «Намазлар укылган вакытта фреска һәм иконалар махсус япма белән капланып торачак. Әлегә бу хакта сөйләшүләр алып барыла», — дип сөйләде ул.

Искәртеп үтик, Истанбулдагы Изге София соборы янә мәчет булачагын хәбәр иткән идек. Төркия Дәүләт Советы соборга музей статусы бирү турындагы 1934 елгы карарны гамәлдән чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100