news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 һәм эсселек аркасында, «Үлемсез полк» акциясен кичектерүләре ихтимал

Ел саен уздырыла торган патриотик акция 26 июльдән сентябрьгә күчерелергә мөмкин.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). «Үлемсез полк» акциясе эссе һава торышы һәм коронавирус таралу вазгыяте аркасында кабат күчерелергә мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосына акцияне оештыручыларның берсе Елена Цунаева хәбәр иткән.

Хәрәкәт 16 июльдә координацион совет утырышын уздырачак, анда бу мәсьәлә каралачак.

«Бу ике яклы мәсьәлә. „Үлемсез полк“ ның уздырылуын телибез, әмма башка карар турында уйларга мәҗбүр итә торган берничә позицияне күрәбез. Кайбер төбәкләрдә аномаль эссе һава торышы саклана. Мондый шартларда өлкән яшьтәге кешеләр чыга алмас дип уйлыйм. Тагын кайбер төбәкләрдә вирус аркасында чикләүләр бар. Без „Үлемсез полк“ акциясенә бөтен ил чыгуына күнеккән, шуңа күрә әлегә әзер карар юк», — диде Елена Цунаева.

«Үлемсез полк» акциясенең сентябрьгә күчерелү ихтималы турында «Үлемсез полк»ның үзәк штабы рәисе, СССРның халык артисты Василий Лановойга сылтама белән берничә федераль массакүләм мәгълүмат чарасы да хәбәр иткән иде.

Алдарак Россия Президенты Владимир Путин традицион патриотик акциянең 26 июльдә, Хәрби-диңгез флоты көнендә узачагын хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы илдә начар эпидемиологик вазгыять булган очракта бу дата үзгәрергә мөмкин, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100