news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын каләм»дә катнашу өчен гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә

Төп бүләк — журналист һөнәре алу өчен уку йортына ышанычлы юллама.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстанда XXV балалар, үсмерләр, яшьләр өчен тәгаенләнгән «Алтын каләм — Золотое перо» матбугат фестивалендә катнашырга гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 2020 елның 20 июленә кадәр кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗади ярышта 10 яшьтән 20 гә кадәр булган яшь журналистлар көчләрен сынап карый ала.

Төп приз — журналист һөнәре алу өчен уку йортына ышанычлы юллама.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100