news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар татар халык сүзләренә язылган «Без биибез» җырына Лэйна белән бии

«СалаваTik» лар бу сезонда 16 җыр яздырган.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты. Татар халык сүзләренә язылган «Без биибез» җырының көен композитор Риф Гатауллин иҗат иткән. Клипта «СалаваTik» лар белән бергә, яшьләрнең яраткан җырчысы Лэйна да җырлап бии.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «СалаваTik» лар үзләре Лэйнаны тәкъдим иткән. «Без каршы килмәдек. Димәк, балаларга аның җырлавы ошый. Лэйна да берсүзсез риза булды. Лэйна да, «СалаваTik”лар кебек үк, кигурумидан. Бу сезонда барлыгы 16 җыр яздырдык. Башка җырчылар белән дә җырлар чыгачак. Безне күзәтеп барыгыз», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«Мин балаларны үз итәм, җырларга да яратам. «СалаваTik”лар проектында балалар да, җыр да бар. Проектта катнашырга бик теләп ризалаштым. «СалаваTik”ларга уңышлар телим. Онытыла барган татар җырларын кызыклы формада башкарып, сез татар теленә кызыксыну уятасыз. Балалар шул җырларны өйрәнә, ә олыларны яшьлекләрен искә төшерергә мәҗбүр итә. Сездән яңа җырлар көтәбез!» — ди җырчы Лэйна.

Оештыручылар фикеренчә, «СалаваTik» төркеменең июнь башында «Ак чәчәкләр» бульварында узган концертлары уңышлы булды. Аларның үз тамашачылары бар — ул татар телендә җырларга яратучы балалар, «Салават күпере» журналы укучылары.

«Концерт куяр алдыннан бик тә дулкынландык. Башкарып чыгарбызмы дип борчылдык. Видеога төшерү бер сынау булса, тамашачы алдында чыгыш ясау — икенче имтихан. Тик „СалаваTik“ лар югалып кала торганнардан түгел. Үзләрен иркен тотып, 10 җырны оста итеп җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр», — ди Зилә Хөснетдинова. 

Хәзерге вакытта алар хәйрия концертына әзерләнә. «18 июнь көнне Казан шәһәрендәге балалар психо-неврология шифаханәсендә узачак ул. Ә 19 июнь көнне 15.00 сәгатьтә дусларыбызны „Кырлай“ паркында көтәбез. Яшь җырчыларны Татарстан районнарына да чакыралар. Хәзерге вакытта сөйләшү эшләре алып барыла», — дип планнар белән дә уртаклашты Зилә Хөснетдинова. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100