news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Татарстанда ковид аркасында яңа чикләүләр кертү турында карар әлегә юк

Һәр төбәк эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, үз вәкаләтләренә карап карар кабул итә, диде республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Әлегә Татарстан хакимияте коронавирус таралу сәбәпле яңа чикләүләр кертү турында карар кабул итмәде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Һәр төбәк эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, үз вәкаләтләренә карап карар кабул итә. Әлегә безнең республикада мондый каралар кабул ителмәде», — диде Лилия Галимова.

«Шул ук вакытта без вазгыятьнең тотрыклылыгына вакцинация темпы да турыдан-туры йогынты ясавыннан чыгып эш итәбез. Бары тик шул гына халыкның җитәрлек дәрәҗәдә иммунитеты барлыкка килүгә йогынты ясарга мөмкин. Бу Татарстан халкының гомерен һәм сәламәтлеген саклый һәм чикләүләр кертүдән котылырга ярдәм итә ала», — диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

Алдарак Татарстанда коронавируска каршы көрәш турында «Татар-информ»га республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләгән иде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин Россия башкаласында яңа чикләүләр кертте, 15-19 июнь шәһәрдә хезмәт хакы саклана торган ял көннәре дип игълан ителде. Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов шулай ук коронавируска бәйле чикләүләрне катгыйландырды. Иваново өлкәсе хакимияте төбәккә керә торган юлларда ДПС постлары куйды, алар вакцинация турында белешмәләрне тикшерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100