news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә «Йолдызлык» лагерендә балаларга татар телен өйрәтәчәкләр

Лагерьгә йөрүчеләр татар халык йолалары, татар әкиятләре белән танышачак.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Кунашак районы администрациясе белән балалар өчен «Йолдызлык» этномәдәни-сәламәтләндерү лагерен оештыра. Биредә балаларга татар телен өйрәтергә җыеналар.

Лагерь 23 июльдән 5 августка кадәр Кунашак районы Чебакүл буендагы Г.И.Байморзин исемендәге лагерь территориясендә эшли. Бу хакта конгрессның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Ял вакытында балалар тел мохитендә булачак, туган телләрен яхшырак өйрәнә алачак. Лагерьгә йөрүчеләр татар халкы йолалары, халык әкиятләре белән танышачак, мавыктыргыч остаханәләрдә һәм иҗат дәресләрендә яңа белемнәр алачак һәм яңа дуслар табачак, дип хәбәр итә оештыручылар.





news_right_1
news_right_2
news_bot