news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристларны кунакханәләргә урнаштыру кагыйдәләренә төгәллек кертелде

Ял итүчеләрдән кунакханәгә урнашканда никахны раслый торган документлар сорамаячаклар.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бергә килгән туристлардан кунакханәгә урнашканда никахны раслый торган документлар сорамаячаклар. Туризм буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Роспотребнадзор моңа кадәр бер-берсе белән аралашмаган ял итүчеләрне бер номерга урнаштырмаска киңәш итә иде. Күзәтчелек ведомствосы кунакларны «аерым номерларга урнаштырырга» (моңа гаилә белән ял итүчеләр керми) тәкъдим итте.

Хәер, Роспотребнадзор вәкилләре алга таба билгеләп үткәнчә, кунакларны ничек урнаштыруга бәйле хәлиткеч карарны кунакханәләр үзләре кабул итәчәк.

Россия кунакханәләр ассоциациясе президенты Геннадий Ламшин да «Российская газета»га биргән интервьюсында әлеге вазгыятькә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, бер номерда бер гаилә әгъзалары гына түгел, бергә килгән дуслар да яши ала.

Моннан тыш, Роспотребнадзор тәкъдимнәрендә озата баручы затлар турында да пункт бар. «Ягъни кунак озата баручы зат белән бер номерга урнаша ала. Ә озата баручы теләсә кем булырга мөмкин», - диде Ламшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100