news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күп функцияле үзәкләре эшен гадәти режимда башлап җибәрде

Килүчеләр пандемия башланганчы күрсәтелә торган барлык хезмәтләрдән файдалана алачак.

Татарстанның күп функцияле үзәкләре эшен гадәти режимда башлап җибәрде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 15 июньдә, Татарстанда күп функцияле үзәк офислары гражданнарны гадәти режимда кабул итүне яңадан башлап җибәрделәр. Бу хакта ТР цифрлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер «Минем документлар» филиаллары татарстанлыларны яңадан алдан язылмыйча кабул итә башлаячак. Килүчеләр Covid-19 коронавирусы пандемиясе башланганчы тәкъдим ителгән хезмәтләрнең тулы исемлегеннән файдалана алачак.

Шул ук вакытта министрлыкта куркынычсызлык чараларын элеккечә үтәргә кирәклеген ассызыклыйлар: «Күп функцияле үзәктә булганда медицина битлеге кию, антисептик белән кулларны эшкәртү, социаль дистанция саклау мәҗбүри».

Офиста 4 кв.метр мәйданга бер кеше генә туры килергә тиеш. Килүчеләр агымын күп функцияле үзәкләр хезмәткәрләре үзләре җайга салачак.

Моннан тыш, республика халкы, элеккеге кебек үк, күп функцияле үзәкләргә кабул итүгә алдан языла ала. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә 8 (843) 222-06-20 номеры буенча колл-үзәккә шалтыратып эшләргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100