news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлары приз фонды 2 миллион сум тәшкил иткән бәйгедә катнаша ала

Конкурска хезмәтне һәм куркынычсызлыкны саклау темалары белән бәйле эшләр кабул ителә.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан журналистларын БИОТ 2020 бәйгесендә катнашырга чакыралар, конкурсның гомуми приз фонды 2 миллион сум тәшкил итә. Бу хакта республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгыннан хәбәр иттеләр.

Бәйгенең төп темалары: хезмәтне һәм җитештерүдә куркынычсызлыкны саклау өлкәсендә инновацияләр һәм IT-карарлар, җитештерүдә һәм көндәлек тормышта шәхси саклану чараларын куллану, янгын һәм экологик куркынычсызлык һ.б. Җиңүчеләрне «Иң яхшы телевизион эш», «Басма гаммәви мәгълүмат чараларында чыккан иң яхшы материал», «Цифрлы медиада дөнья күргән иң яхшы материал» һәм «Иң яхшы фото» номинацияләрендә билгеләячәкләр.

Бәйгедә журналистлар, цифрлы медиа хезмәткәрләре, блогерлар һәм фотографлар катнаша ала. Быелның 1 гыйнварыннан 15 ноябрьгә кадәр басылып чыккан эшләрне конкурска 2020 елның 20 ноябренә кадәр җибәрергә кирәк. Алга таба аларга экспертлар бәя бирәчәк, җиңүчеләрне быелның 11 декабреннән дә соңга калмыйча ачыклаячаклар.

Июнь башында Татарстан журналистларын республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы игълан иткән икенче бер конкурста катнашырга чакырганнар иде. Бәйгегә гаммәви мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм җылылык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләренең эшләре кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100