news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан гаиләләрнең муллык дәрәҗәсе буенча алдынгы 20 төбәк арасына кергән

Рейтингның лидеры, гадәттәгечә, Ямал-Ненец автономияле округы.

Татарстан гаиләләрнең муллык дәрәҗәсе буенча алдынгы 20 төбәк арасына кергән
архив

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан гаиләләрнең муллык дәрәҗәсе буенча алдынгы 20 төбәк арасына кергән. Рейтинг 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости экспертлары тарафыннан әзерләнгән.

Узган елда ике баласы булган уртача статистик Татарстан гаиләсенең минималь чыгымнардан соң калган акчасы – 31 мең 486, бер бала тәрбияләүче гаиләләрнең 42 мең 90 сумга тигез булган. Республика рейтингның 19нчы баскычында урнашкан.

Тикшеренүчеләр ике чиста уртача еллык хезмәт хакын кушкан һәм килеп чыккан суммадан, гаилә әгъзалары категорияләрен исәпкә алып, төбәктәге яшәү минимумнарын чигергән. Акчаның максималь калдыгы төбәктәге куллану кәрҗине күләменә карап билгеләнгән.

Белгечләр әйтүенчә, «чынлыкта гаиләләрнең минималь чыгымнары яшәү минимумына караганда артыграк, чөнки рәсми статистика теге яки бу гаиләнең барлык үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерә алмый һәм әлеге чыгымнарның кимрәк булуы мөмкин түгел».

Рейтингның лидеры, гадәттәгечә, Ямал-Ненец автономияле округы. Сахалин өлкәсе һәм Мәскәү икенче, өченче баскычларда урнашкан. Исемлектә Кабарда-Балкар Республикасы соңгы баскычны били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100