news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган

Мәрхүм белән хушлашу 17 июньдә Россия башкаласында узачак.

Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). РФ Хәрби-һава көчләренең кораллану буенча элеккеге баш командующие урынбасары, техник фәннәр докторы, генерал-полковник Абрек Әюпов 84 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Чыгышы белән Татарстаннан булган генерал үзенең соңгы көннәрен Мәскәүдә үткәргән, ул Монинск муниципаль хәрби-мемориаль зиратында җирләнәчәк.

«Мәрхүм белән хушлашу 17 июньдә 13.00 сәгатьтә Мәскәү Үзәк клиник хастаханәсендә узачак», - диелә хәбәрдә.

Абрек Әюпов 1936 елның 22 февралендә Татарстанның элеккеге Юдино районы Яңа Тормыш авылында туган. 1953 елда Хәрби-һава көчләренең Казандагы махсус мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган, шуннан соң Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясендә укуын дәвам иткән.

1986 елдан Хәрби-һава көчләренең үзәк аппаратында хезмәт иткән. 1989-1995 елларда Хәрби-һава көчләренең кораллану буенча баш командующие урынбасары вазифасын биләгән. 1996 елда отставкага киткән һәм үзен фәнни эшчәнлеккә багышлаган.

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубының актив әгъзасы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100