news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 янгын сүндерү машинасы тапшырылды

Яңа янгын сүндерү техникасы сатып алу өчен республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 янгын сүндерү машинасы тапшырылды
Елена Сәләхова

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 яңа янгын сүндерү машинасы тапшырды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының – 30, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 еллыгына багышланган тантана «Казан» Гаилә үзәге янында узды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа янгын сүндерү техникасы сатып алу өчен республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүленгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100