Ютазы районы Урыссу авылының Чкалов исемендәге ял паркында тәртип бозалар

Анда һәм тирә-якта аунап ятучы төрле эчемлектән, аеруча сырадан бушаган шешәләр биредә, иң беренче чиратта, өлкәннәрнең тәртип бозуы турында сөйли.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районының Урыссу бистәсендә балалар паркы капремонтка ябылу сәбәпле, җәйге каникулларга чыккан бала-чаганың күпчелеге буш вакытын Чкалов исемендәге ял паркында уздырырга мәҗбүр, дип яза район газетасы.

Сүз дә юк, узган елда гына әле сафка кертелгән бу ял зонасында күпкә ямьлерәк һәм ул уен элементларына да баерак. Улларын һәм кызларын озатып килгән ата-аналар өчен эскәмияләр куелуы да күпкә уңайлы. Тик безнең арада әлеге матурлыкны сакламаучы, аның кадерен белмәүче битараф кешеләр дә очрап тора. Парк тирәли куелган каты көнкүреш калдыклары урналарына күз салсаң, алар туңдырма һәм татлы ризык төргәкләре белән генә тулып калмый. Анда һәм тирә-якта аунап ятучы төрле эчемлектән, аеруча сырадан бушаган шешәләр биредә, иң беренче чиратта, өлкәннәрнең тәртип бозуы турында сөйли. Мин бу юлларны җавап итеп узган яллардан соң паркның пычраклыгына зарланып, район газетасы редакциясенә шылтыратып чыккан ата-аналарга җавап итеп китерәм.

- Чкалов исемендәге ял паркы безнең хезмәткәрләр тарафыннан даими тәртипкә салынып тора. Аеруча каты көнкүреш калдыклары көн саен җыештырыла. Һава торышы аязу белән чүп үләннәрен чабуга керешәчәкбез, - дип хәбәр итте Төзекләнерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе баш инженеры Илдус Маслахов.