Татарстан сырхауханәләрендә баланы ашату өчен аерым бүлмәләр булдырылачак

Дәүләт сырхауханәләрен капиталь төзекләндерү программасы кысаларында, кондиционерлар белән җиһазлау каралмаган.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан сырхауханәләрендә ике ел эчендә капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла. Беренчел ярдәм күрсәтү звеносы ничек үзгәрәчәге турында бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, капиталь ремонт кысаларында, сырхауханәләрдә балалар өчен уңайлы бәдрәфләр, баланы ашату өчен аерым бүлмәләр, коляска кую урыннары, уен зоналары да каралганын билгеләп узды. “Объектны кабул иткәндә һәр җитәкчедән моны таләп итәчәкбез. Аннары үзгәртеп кору түгел, башыннан ук тиешле итеп эшләүне кайгыртачакбыз”, - диде ул.

Илдар Фатыйхов пациентларны кабул итү системасы тамырдан үзгәртелүен билгеләп үтте. “Бүген дәүләт сырхауханәләре бер-берсенә охшаш булырга тиеш дигән фикергә килдек. Пациентлар һәркайда үзләрен нәрсә көтүен белергә тиеш. Бүген без гадәти регистратурадан китәбез. Администратор басып торачак стойка-ресепшн булачак. Ул пациентка кирәкле табибка юл күрсәтәчәк. Пациентлар алдан язылу буенча кабул ителәчәк. Кичектерелмәслек очраклар туганда, “җанлы” чиратта дежур табибка эләгеп булачак. Без сырхауханәләрдә лояльлекне дә арттырырга тиеш. Бүген без пациент барысыннан да мөһим, дибез”, - дип белдерде министр урынбасары.

Илдар Фатыйхов сырхауханәләрдә вентиляция, кондиционерлар белән тәэминат мәсьәләсе аксавы турындагы сорауга җавап биреп: “Бу мәсьәлә бар, әмма кондиционерлар кую – кыйбатлы технология. Без процедура кабинетларында гына кондиционерлар белән тәэмин итү мәсьәләсен күздә тотабыз”, - диде. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтүенчә, капиталь ремонт барышында, вентиляция, һичшиксез, күздә тотыла, әмма кондиционерлар кыйбакатрак чыга. “Кондиционерлар бәясе гадәти вентиляциядән шартлы рәвештә 3 мәртәбә артык”, - ди ул.