Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды

Аның кысаларында эшмәкәрләр, бизнес вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре үзләре белем алган уку йортына ярдәм күрсәтә ала

 (Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Беренче тапкыр ул, ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, 2013 елда үткәрелде. Акция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, оештырыла. Чара 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты – эшмәкәрләрне, бизнес вәкилләрен, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, үзләре белем алган уку йортына хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү.

Былтыр акциядә катнашкан хәйриячеләрнең саны 2 меңнән артып киткән. Алар Татарстанның 38 муниципалитетында 458 белем бирү оешмасына ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, 31,5 млн сумлык иганә ярдәме күрсәтелгән. Иң актив хәйриячеләр ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.