Яшел Үзәндә Сабантуйга соңгы әзерлек эшләре бара

Яшел Үзәндә Сабантуйга соңгы әзерлек эшләре бара

(Яшел Үзән, 15 июнь, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Яшел Үзән мәйданында Сабантуй-2007 бәйрәменә соңгы әзерлек эшләре бара. Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биредә көн саен бәйрәмне оештыру комитеты, шулай ук шәһәрнең оешма һәм предприятие вәкилләре җыела.

16 июньдә 10.00 сәгатьтән башлап дүрт концерт мәйданчыгында Яшел Үзәннең әйдәп баручы коллективлары һәм “Алтын микрофон” җыр театры яшел үзәнлеләрнең һәм Сабантуй кунакларының күңелен ачачак. “Туган авыл” почмагында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның көнкүреше тәкъдим ителәчәк, милли ризыкларны теләгән һәркем авыз итә ала. Ачык йөзле хуҗалар (Яшел Үзән районы авыл җирлекләре вәкилләре) бәйрәм кунакларын җыр-биюләр һәм уеннар белән каршы алачак.

“Осталар шәһәре” эшләре Татарстаннан читтә дә яхшы мәгълүм Яшел Үзән рәссамнары тарафыннан тәкъдим ителгән. Кулланма сәнгать осталары – ука белән чигүчеләр, челтәр бәйләүчеләр, курчаклар, агачка уеп рәсем ясаучылар үз иҗатлары хакында сөйләячәк. 10 сәгать 30 минутта үзәк мәйданда “Җирне игелеккә күм” дигән театральләштерелгән пролог белән Сабантуй рәсми төстә ачылып китә. Прологтан соң тамашачыларны махсус берләшмә хәрбиләренең “Бүгенге чор батырлары” дип исемләнгән күрсәтмә чыгышлары көтә.

Традиция буенча ипподромда ат чабышлары һәм мотокросс ярышлары узачак. Бу вакытта мәйданда көрәш, багана башына менү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү һәм башка төрле ярышлар башланып китә.

Сабантуйның абсолют батырын бүләкләү милли бәйрәмнең соңгы аккорды булачак.