Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә милләтара балалар бәйгесе булды
Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәге һәм «Иман» яшьләр берлегеннән исеменнән берәр пар чыгыш ясады.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Удмуртиянең Сарапул шәһәренең «Электрон» мәдәният йорты әледән-әле милләтара бәйгеләр үткәреп тора. Бу милләтләр дуслыгына, аларның гореф-гадәтләре белән танышуга ныклы нигез булып тора. Май башында биредә беренче тапкыр «Салават күпере» («Радужка») исемле милләтара балалар бәйгесе узды.
Бәйгедә сигез пар — рус, удмурт, татар, мари, чуваш, немец, украин милләтләрен тәкъдим иттеләр. Балалар иҗади номерлар, милли костюмнарда дефиле күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Мәртәбәле жюри аларга бәя бирде. Бәйгедә удмурт милләтен тәкъдим итүче Виолетта Капина һәм Андрей Петров җиңде.
Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәге исеменнән Элина Арсланова, Тимур Ярышкин чыгыш ясады. Элина — Зөлфәт Арслановның оныгы. Ул 18нче лицейда белем ала, «Йолдызлык» хореографик коллективында шөгыльләнә. «Хрустальная капелька», «Музыкальная мозаика», «Йолдызлар яңгыры» фестивальләре җиңүчесе. Тимур 2нче мәктәптә укый. Спорт белән шөгыльләнә. «Новая жемчужина», «Хрустальная капелька» фестивальләре җиңүчесе. Алар «Милли колорит» номинациясендә җиңүче булды.
Сарапул шәһәренең «Иман» яшьләр берлегеннән Марат Асатов һәм Арина Шадрина чыгыш ясады. Марат 2нче мәктәптә белем ала, «Радуга» халык бию ансамблендә шөгыльләнә. Арина 2нче мәктәптә укый. «Радость» халык бию ансамблендә бии, сәнгать мәктәбендә фортепиано дәресләре ала. Алар «Этно» номинациясендә җиңүче булдылар. Барлык катнашучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз