news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тагын биш ил белән авиаэлемтәне яңарта

Исландия, Мальта, Мексика, Португалия һәм Согуд Гарәбстанына рейслар ачыла.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 25 майдан Россия Исландия, Мальта, Мексика, Португалия һәм Согуд Гарәбстаны белән авиаэлемтәне яңартачак.

Карарны шул илләрдә эпидемия вазгыятен исәпкә алып, вице-премьер Татьяна Голикова җитәкчелегендәге штаб утырышында кабул иттеләр. Бу турыда коронавирус таралу белән көрәш оператив штабына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Мәскәүдән атнага ике тапкыр Рейкьявик белән Валлетага, атнага өч тапкыр Канкун, Лиссабон һәм Джиддага рейс булачак. Моннан тыш, атнага берәр тапкыр самолетлар Грозныйдан һәм Махачкаладан Джиддага оча.

25 майдан шулай ук Көньяк Корея, Финляндия һәм Япония белән даими рейслар санын арттырыла.

«Владивосток — Сеул маршрутына атнага өч рейс, Новосибирск, Хабаровск, Иркутск һәм Көньяк Сахалиннан Сеул шәһәренә атнасына берәр рейс каралган», — дип хәбәр иттеләр журналистларга штабта.

Мәскәү — Хельсинки һәм Санкт-Петербург — Хельсинки, Мәскәү — Токио һәм Владивосток — Токио маршрутлары буенча атнага җиде рейс оештырылачак. Көньяк Сахалин — Токио маршруты буенча атнага бер рейсны яңартачаклар.

25 майдан халыкара очышлар өчен Омск, Сыктывкар, Чиләбе, Магнитогорск һәм Улан-Удэ аэропортлары яңадан эшли башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100