news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручылар җәй башланганчы су коену тыелганын искәртте

Татарстанда коену сезонын 1 июньнән ачарга җыеналар.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары Казан сулыклары буенча рейд оештырды. Алар яр буенда ял итүчеләргә су коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган һәм 1 июньгә кадәр су коену тыелганын искә төшерде.

«Татар-информ» хәбәрчесе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә Җиңү паркында коену сезонында да су коену тыелган күлдә булды.

«Рейд өчен Җиңү паркындагы күлне монда катамараннар прокаты пункты булу сәбәпле сайладылар. Катамаранда йөрүчеләр һичшиксез коткару жилеты кияргә тиеш, моны без дә контрольдә тотабыз. Су коену очраклары да бар. Су объектларында кешеләр үлемен булдырмас өчен, без профилактик рейдлар үткәрәбез», — дип аңлатты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев.

Татарстанда коену сезонын 1 июньнән ачарга планлаштыралар, әлегә суга керү җиһазландырылган пляжларда да тыелган. Ә җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әлегә моның өчен беркемне дә җаваплылыкка җәлеп итмәделәр, ә 2020 елда бөтен Татарстан буенча 400 коенучы штрафка тартылды.

Ул шулай ук хәзерге вакытта, эссе һава торышына карамастан, суның әле җылынмавын һәм температура төшү шулай ук коенучының сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин булуын әйтте.

Рейд вакытында инспекторлар ял итүчеләргә сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм саклану чаралары турында белешмәлек өләште.

Моннан тыш, инспекторлар бу эссе көндә коенырга уйлаган ике төркем үсмерне күреп алды. Алардан судан чыгуларын сорадылар һәм профилактик әңгәмә уздырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100