news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда цифрлы пропусклар мәгълүматлары базасы юк ителде

Махсус комиссия сервис эшен тәэмин итүче программа продуктларын һәм операцион системаларны юкка чыгарды.

Татарстанда цифрлы пропусклар мәгълүматлары базасы юк ителде

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казанда мәҗбүри изоляция чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар сервисы эшен тәэмин итүче мәгълүмати системалардан Татарстан халкының шәхси мәгълүматларын юк итү процедурасы узды.

«12 майда система үз эшен туктатты. Гражданнарны теркәгәндә паспорт мәгълүматларының кулланылуын һәм алар рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән кешене билгеләргә мөмкинлек бирүен исәпкә алып, мәгълүматлар базасы „Шәхси мәгълүмат турында“гы 152нче федераль закон нигезендә законда билгеләнгән тәртиптә һәм законда билгеләнгән срокларда юкка чыгарылырга тиеш», — дип хәбәр итте Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.

Мәгълүматлар базасын юк итүдә махсус комиссия катнашты, аның составына Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Ак Барс Банк, Роскомнадзорның ТР буенча идарәсе һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре керде. Процедура ике сәгатькә якын вакытны алды. Ахырда махсус комиссия татарстанлыларның шәхси мәгълүматларын юк итү турындагы дүрт яклы актка кул куйды.

  • Республикада цифрлы пропусклар системасы агымдагы елның 1 апрелендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелде. Платформада 1,7 миллионнан артык татарстанлы теркәлү узды. Сервис өйдән чыгарга рөхсәт итә торган 13,7 миллионнан артык пропуск бирде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100