Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда электричкада битлек һәм перчатка кимәгән пассажирларга штраф салыначак
16 майдан хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарта башлыйлар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда электричкада битлек һәм перчатка кимәгән пассажирларны административ җаваплылыкка тарта башлыйлар. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«12 майдан пассажирларга шәһәр яны поездларында шәхси саклык чаралары — битлек һәм перчаткаларсыз йөрү тыела. Транспорт инфраструктурасы объектларында гражданнар битлек кияргә тиеш», — диделәр ведомствода.
16 майдан бу кагыйдәләрне бозучыларны административ җаваплылыкка тарта башлыйлар. Сүз кисәтү һәм 1 меңнән 30 мең сум күләмендә штраф салу турында бара.
«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә шәхси саклану чаралары булмаган пассажирларны ачыклау буенча көн саен рейдлар үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз