Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама-Сургут яңа авиарейсы ачыла
Самолетлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе очачак.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Түбән Камадан Сургутка яңа авиаюнәлеш ачылачак. Самолетлар атнага ике тапкыр очачак. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Пассажирларны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе йөртәчәкләр. Бу маршрутта Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары очачак. Аларга 50 пассажир сыя», — диелгән хәбәрдә.
Самолетлар Түбән Камадан 12.30 сәгатьтә очачак һәм 17.00 сәгатьтә Сургутка барып җитәчәк. Сургуттан рейс 11.10 сәгатькә билгеләнгән, «Бигеш» аэропортына самолет 11.30 сәгатьтә төшәчәк. Очу 2 сәгать 30 минут дәвам итәчәк.
«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Рейс Россия Хөкүмәтенең пассажирларны төбәк маршрутларында арзан бәядән йөртү мөмкинлеге бирә торган карары буенча башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз