news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә битлек һәм перчатка сатып алу өчен пособие бирергә тәкъдим иттеләр

Пособиене пандемия беткәнче ай саен түләргә тәкъдим ителә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Илкүләм ата-аналар комитетында Россиядә медицина битлекләре һәм перчаткалар сатып алу өчен пособие бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта RT телеканалы Илкүләм ата-аналар комитеты рәисенә сылтама белән хәбәр итә.

Ирина Волынец белдергәнчә, шул хактагы мөрәҗәгатьне ил Хөкүмәтенә юллаганнар. Россиянең күп кенә төбәкләрендә битлек режимын бозган өчен штраф санкцияләре кертелгән. Әмма, Волынец билгеләп үткәнчә, бөтен кешеләрнең дә шәхси саклану чаралары сатып алу өчен акчасы юк.

«Шуңа бәйле рәвештә, Россиядә яшәүчеләр өчен пандемия чорында битлек, перчатка һ.б. саклану чаралары сатып алуга юнәлдерелгән махсус пособие булдыру инициативасы белән чыгуыгызны сорыйм», - диелә мөрәҗәгать текстында.

Пособиене көненә ким дигәндә бер битлек исәбеннән чыгып (төбәктә саклану чарасының уртача бәясен исәпкә алып) билгеләргә һәм пандемия беткәнче ай саен түләргә тәкъдим ителә.

Аерым очракларда пособиене шәхси саклану чараларын бушлай өләшү белән алыштырырга мөмкин, диде Волынец.

news_right_1
news_right_2
news_bot