420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә өч ананы «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләячәкләр.
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Апас районы Азбаба авылыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районы Лельвиж авылыннан Татьяна Сидорова, Тәтеш районы Киртәле авылыннан Татьяна Романова Татарстан Республикасының «Ана даны — Материнская слава» медальләре белән бүләкләнәчәк.