Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең ишегалды» программасы буенча нейтарль балалар мәйданчыклары урнаштырылачак
Проект белгечләре сүзләренчә, корабль һәм хан сарае кебек тематик балалар мәйданчыклары баланың фантазиясен чикли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча нейтраль балалар мәйданчыклары урнаштырылачак. Бу хакта балалар өчен киңлекләр өлкәсендә белгеч Белла Филатова онлайн-лекциядә сөйләде.
«Әгәр бала паркка елга берничә тапкыр килсә, хан сарае һәм корабль формасындагы мәйданчыклар балада соклану тудыра. Әгәр бала мәйданчыкка атнага берничә тапкыр килә икән, баланың уен темасы үзгәрүен күрәбез», — диде Белла Филатова.
Бала өчен һәр көнне диярлек вакытын үткәрә торган киңлек булуы мөһим. Бу төрле темаларга фантазия булдыру өчен кирәк.
«Балаларыбызга хан сарайлары яки корабльләр теләп, ишегалларында тематик балалар мәйданчыклары куябыз. Моның белән без үзебезнең хыялларыбызны чынга ашырабыз. Әмма бу тема сезнең балагыз өчен актуаль дигән сүз түгел. Әгәр тематик мәйданчыкны паркка түгел, ә ишегалдына куябыз икән баланың фантазиясен чиклибез», — диде белгеч.
Белгечләр ишегалларында балалар мәйданчыкларын абстракт һәм нейтраль ясарга киңәш итә. Балалар зоналары төрле уеннар һәм баланың үз темалары өчен нигез булырга тиеш.
«Безнең ишегалды» каталогына кертелгән җиһазларның киң ассортименты тәкъдим ителә», — диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз