Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан Диния нәзарәте каршында Хатын-кызлар иҗтимагый советы ачылачак
Сүз төрле формаль һәм формаль булмаган төркемнәр арасында конструктив диалог урнаштыру, уртак проектлар эшләү өчен мәйданчык булдыру турында бара.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте структурасында яңа иҗтимагый совет барлыкка киләчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның составына танылган җәмәгать эшлеклеләре, хатын-кызлар дини оешмаларының формаль һәм формаль булмаган лидерлары керәчәк. Бу хактагы карар мөслимәләр өчен беренче ифтар-мәҗлесендә кабул ителгән.
Оештыручылар сүзләренә караганда, хатын-кызлар өчен беренче ифтар мәҗлесне нәтиҗәле дип атарга мөмкин. Тыгыз хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу турында җылы әңгәмә артында Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында хатын-кызлар советы булдыру идеясе туды.
Сүз төрле формаль һәм формаль булмаган төркемнәр арасында конструктив диалог урнаштыру, уртак проектлар эшләү һәм поликонфессиональ җәмгыятьтә мөслимәләр тормышын уңайлы итү өчен көчләрне берләштерү һәм социаль инфраструктураны яхшырту өчен берләштерүче мәйданчык турында бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз