news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия белән чикләр ябылу сәбәпле, Россиядә ял бәясе 20 проценттан күбрәккә артачак

Туристлар гамәлдән чыгарылган юллама акчаларын соңрак турларга күчерә ала.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Ульяна Сушкова). Төркия һәм Танзания белән һава юллары ябылу сәбәпле, Россия курортларына бәяләр 20 проценттан күбрәккә артачак.

«Ял сезоны башланганда Россия курортлары отельләр, хостеллар һәм кунакханәләр ача һәм бу объектларга карап туристлар агымы формалаша. Бу очракта юлламаларга бәяләр 20 процентка һәм аннан да күбрәк артачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов.

Отельләр һәм кунакханәләр, ковидка бәйле вазгыятькә бәйсез рәвештә, туристлар агымына карап тутырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 15 апреленнән 1 июненә кадәр Россия, Мәскәү — Истанбул маршруты буенча гына рейсларны калдырып, Төркия белән һава элемтәсен туктатты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot