news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондында ана капиталын куллану кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне аңлаттылар

Татарстанлылар ана капиталы акчасын күбесенчә торак шартларын яхшыртуга тота.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россиядә 11 апрельдән кертелгән ана капиталын куллану буенча закондагы яңалыклар аның акчаларын пенсиянең тупланма өлешенә юнәлдергән кешеләргә генә кагылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 2021 елда әлеге сертификатка ия 73 кеше генә, шул исәптән ике хатын-кыз ана капиталы акчаларын пенсиянең тупланма өлешенә юнәлткән. Аларның берсе алдарак кабул иткән карарыннан баш тарткан һәм ана капиталы акчасын Россия Пенсия фондына кире кайтарган», - дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Хәзер исә ата-аналар әлеге акчаларны Россия Пенсия фонды счетына кире кайтарганнан соң ярты ел эчендә, тиешле гариза язып, аны нәрсәгә тотачакларын хәл итә алачак. Әгәр шушы вакыт эчендә карар кабул ителмәсә, аны шулай ук Россия Пенсия фондына гариза язып тагын бер тапкыр озайтырга мөмкин. Карар кабул ителмәгән очракта, ана капиталы акчасын өч ай эчендә тупланма пенсиягә җибәрәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100