Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә яшьләр ифтары узачак
Ифтар 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә. Быел дүрт ифтар: 17, 24 апрель, 5 һәм 11 май көннәренә планлаштырылган.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә Рамазан ае барышында дүрт тапкыр яшьләр ифтары уздыру ниятләнә. Быел дүрт ифтар: 17, 24 апрель, 5 һәм 11 май көннәренә планлаштырылган. Аларның икесе Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак.
Чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр берлеге, Мәскәү татарлары автономиясе һәм Россия Мөфтиләр шурасы ярдәмендә яшьләр берләшмәләре белән берлектә оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Ифтарлар Мәскәүнең актив татар яшьләрен – студентларны һәм яшь белгечләрне берләштерә. Ифтар 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чара бик күп катнашучыларны, спикерларны һәм артистларны җыя.
Кичәләр иҗади номерлар, тренинглар, викториналар, хәзрәтләр вәгазьләре һ.б. үз эченә алган программа белән дустанә мохитта узачак.
24 апрельдә узачак яшьләр ифтары кысаларында «Чикләвек» интеллектуаль уены планлаштырылган. Быел ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
«Чикләвек» - ул татар дөньясын, татар тарихын, мәдәниятен, телен һ. б. белү буенча ярыш. Уенда 15 команда катнаша ала. Бер төркемдә катнашучылар саны икедән биш кешегә кадәр. Бер уен кысаларында командалар 4 тур узачак.
Чарада катнашуга теркәлергә, программа белән танышырга һәм ярдәм күрсәтергә теләүчеләр https://www.tatyashlare.ru/tatiftar2021сылтамасы буенча элемтәгә керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз