news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда беренче өч фонтан эшли башлады

Быел барлык фонтаннарны да апрель ахырына кадәр җибәрергә җыеналар.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда һава торышы җылыту белән, Казанда беренче өч фонтанны эшләтеп җибәрделәр. 

Бауман урамындагы «Күгәрченнәр» һәм «Су анасы», шулай ук Юдино бистәсендәге Тимерь юлчылар мәдәният йорты каршындагы фонтан эшли. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты балансында барлыгы 29 фонтан бар. Бу җәйдә аларның 24е эшләячәк.

Кышка әзерләгәндә корылмалардан суны түгеп бетерәләр, аларны чистартып, фанера белән ябып куялар. Хәзер белгечләр фонтаннарны эшләтеп җибәрү белән мәшгуль: аларны чистарталар, фильтрлар һәм насослар урнаштыралар, электрга һәм суга тоташтыралар.

Фонтаннарны этаплап, график нигезендә җибәрәләр. Апрель ахырына кадәр, Түбән Кабан күлендәге «йөзә торган» фонтаннан кала, барысын да эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Кабандагы фонтан май аенда эшли башлаячак, анда эшлисе эшләр байтак әле, дип аңлаттылар Тышкы төзекләндерү комитетында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100