news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы TATAR DOZOR квест-уенын телеграмм-бот ярдәмендә оештыралар

Уенда 8-11 сыйныф укучылары катнаша.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда унөченче тапкыр узачак TATAR DOZOR квест-уены быел телеграмм-бот ярдәмендә оештырылачак. Квест 17 апрельдә Бауман урамындагы сəгать янында көндезге унбердә башлана.

«2020 елда бу чара онлайн узган иде. Быел менә кабат офлайнга кайттык. Үткән ел белән чагыштырганда аерма шунда: квест телеграмм бот ярдәмендә була. Быел уенны оештыруда Татарстан Республикасы Милли китапханəсе, Татар китабы йорты, Кариев исемендəге яшь тамашачылар театры да катнаша», — дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова.

TATAR DOZOR квест-уенында гомуми белем бирү мəктəплəренең 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Зөһрә Вилданова сүзләренчә, квестта 30 мәктәптән 200 укучы катнашыр дип көтелә. Кайбер мәктәпләрдән икешәр команда булачак.

Барлык сораулар буенча +7 (939) 339 64 42 (Лəйсəн), tatdozor@gmail.com, 236-49-66 телефон номерларына мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100