news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 25 меңгә кадәр кимегән

Республиканың биш моношәһәрендә мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы кешеләр саны 5 меңгә кадәр кимегән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 502 кешегә кимегән. Хәзер республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 25,3 мең эшсез граждан исәпләнә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 46,7 мең вакансия турында мәгълүмат тәкъдим иттеләр. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 3 402 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, бер атна эчендә республиканың биш моношәһәрендә (Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Кама Аланында) эшсезләр саны кимегән. Чистайда эшсезләр саны арту күзәтелә. Менделеевскида бер атна эчендә хәл үзгәрмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100