Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Адымнар» торак комплексы төзеләчәк
Комплекс белем бирү учреждениесе белән бер үк төсләрдә булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Алабуга, 15 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районы һәм «Домкор» төзелеш компаниясе арасында килешү имзаланды. Аның кысаларында 6 күпфатирлы йорт төзеләчәк. Аларның гомуми мәйданы 60 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Бу хакта Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йорт яны территориясе һәм төзекләндерү эшләре ишегалды ягыннан автотранспорт хәрәкәтенә юл куймаслык итеп каралган.
Йортлар Танайка микрорайоннарында да төзеләчәк. Бу югары комфортлы алты торак йорт булачак.
Шуларның берсе «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы белән 4-5 микрорайонында урнашачак. Ул белем бирү учреждениесе белән бер үк төсләрдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз