news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән башлыгы Мәшгульлек үзәгендә эшнең ничек баруын шәхсән үзе күзәтте

Район башлыгы һәр хезмәткәр белән аралашты.

Яшел Үзән башлыгы Мәшгульлек үзәгендә эшнең ничек баруын шәхсән үзе күзәтте
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 15 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Район җитәкчесе Михаил Афанасьев Яшел Үзән Мәшгульлек үзәгендә эшнең ничек баруын шәхсән үзе күзәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы һәр хезмәткәр белән аралашты. Моннан тыш, күңелләрен күтәрерлек сүзләр тапты һәм шаяртып та алды. Бүгенге катлаулы көннәрдә рухи ярдәм бик тә мөһим. Җитәкче күргәннәреннән канәгать калды.

Ул Мәшгульлек үзәгенә ничек гариза бирергә, эшсезләр нинди түләүләр алырга мөмкинлеген һәм башка күп кенә кирәкле мәгълүматны кешеләргә җиткерүен күрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot