news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Махачкаладан Хаҗда булган 40лап кеше кайтуы көтелә

Республикага чит илләрдән 920 кеше кайтырга тели.

Татарстанга Махачкаладан Хаҗда булган 40лап кеше кайтуы көтелә

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга чит илләрдән 920 кеше кайтырга теләк белдергән. Шул исәптән, Хаҗдан соң 40 кеше кайтачак. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«20ләп турист Төркиядән көтелә. Хаҗдан соң Махачкалага рейс белән кайтучылар булган. Бортта шундый 40 татарстанлы бар», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева муниципаль берәмлекләрне кисәтеп куйды. «Нон стоп режимында эшлибез. Әгәр сезгә шалтыраталар икән, бер граждан да җибәрелмәячәк. Гражданнар белән эшләү буенча теләсә нинди мәгълүмат алдан килешетерелгән булырга тиеш. Чир йоктыру чыганагы булган илләрдән кайтучылар районнарга җибәрелмәячәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100