Сызраньның «Азан» мәчетенә йөрүчеләр изоляция чорында өлкәннәргә ярдәм итә

Өлкәннәргә азык-төлек җыелмасы һәм медицина битлекләре тапшырылган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Сызраньның «Азан» мәчетенә йөрүче мөселманнар үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкәннәргә, инвалидларга һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Бу көннәрдә имам Фәрит хәзрәт Ибраһимов, «Сәлам» хәйрия оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров берничә гаиләгә азык-төлек җыелмасы һәм медицина битлекләре тапшырган.

Алга таба да өлкәннәргә һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.