news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте

«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы күздә тотылмый», — диде.

Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме — 9 Май нинди форматта узачагын әйтте. Бу хакта ул республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы буларак күздә тотылмый. Без уздырырга тиешле беренче чара ул — район башлыгы һәм, бәлки, берничә волонтер катнашында районнарда һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы. Халык саны мөмкин кадәр азрак булырга тиеш», — диде.

Ләйлә Фазлыева һәр район җитәкчелеге 9 Майга һәйкәл һәм монументларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр салырга тиешлеген искәртте.

Аның сүзләренчә, бәйрәм хөрмәтенә районнарда салютлар оештырылырга мөмкин. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының бәйрәм котлаулары белән туры трансляция оештырылачак. Ике сәгатьлек телевизион концерт иртән һәм кичен күрсәтеләчәк», — диде.

«Үлемсез полк» иҗтимагый акциясе онлайн форматта узарга мөмкин. «Үлемсез полк»ны онлайн-режимда Интернетта уздыру варианты бар. Бу акциянең параметрларын киләсе атнада игълан итәрмен», — диде Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100