news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева балалар, картлар йортларын коронавирус таралудан сакларга кушты

«Алар инфекция чыганагы булырга тиеш түгел, даими контрольдә тотылырга тиеш», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева балалар, картлар йортларын коронавирус таралудан сакларга кушты
Рамиль Гали

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балалар, картлар йортлары кебек социаль учреждениеләрдә коронавирус таралуга юл куярга ярамый. Бу нисбәттән даими контроль кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында әйтте.

«Бездә картлар, балалар йортлары, Раифа училищесы, төрле авырулары булган кешеләр, билгеле бер яшәү урыны булмаганнар яши торган учреждениеләр бар. Алар инфекция чыганагы булырга тиеш түгел, даими контрольдә тотылырга тиеш», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева интернатларда яше 65 тән узган кешеләр белән контактларны мөмкин кадәр киметергә киңәш итте. «Хезмәткәрләр, төрле персонал килсә дә, һәркайсыгыз фильтр узарга тиеш. Иртән эшкә килгәч, үз сәламәтлегеңә анализ кирәк. Көнгә ике тапкыр җыештыру, җилләтү кирәк. Бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирүегезне сорыйм», — дип үтенеп мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100